Гаилә көнендә юбилярларны котлыйбыз!

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Арча муниципаль районында гаилә тормышы юбилярлары белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Район башлыгының котлау адреслары район халкына гаилә тормышының юбилей даталары белән даими рәвештә тапшырыла.

15 май-гаилә көненә багышлап Ташкичү авыл җирлегендә Гаптелфәрит Мәгъсүм улы һәм Хатима Кәрим кызы Зарифҗановлар гаиләсен алтын туйлары белән, Фәрит Хәбибрахман улы һәм Мәсрура Нигъмәтулла кызы Яббаровлар гаиләсен, Дамир Нурмөхәммәт улы һәм Люция Фәттрахман кызы Йосыповлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котладылар.

Алар барысы да матур гаилә тормышы алып баралар. Бергә озак яшәү – ул зур бәхет һәм зур хезмәт. Районыбызда гаилә традицияләрен саклап калган, балалар тәрбияләүгә сакчыл һәм таләпчән караган, дус һәм тату гаиләләр булуы сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International