Лениногорск муниципаль районында Халыкара Гаилә көне

2023 елның 19 мае, җомга

Ел саен 15 май көнендә - язның иң матур ае уртасында безнең һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм билгеләп үтелә, - Халыкара гаилә көне һәм төрле илләрнең халыкларында бәйрәм итүнең үз традицияләре бар. Һәм алар, әлбәттә, охшаш. Бу көнне туганнарын котлау гадәти, әмма иң мөһиме - үз гаиләсен бәйрәмдә генә түгел, ә теләсә кайсы көнне истә тоту.

Нәкъ шул көнне Лениногорск шәһәренең никахлашу сараенда «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды һәм конкурста балалар яшь буенча өч төркемгә бүленеп бүләкләү тантанасы узды. Барлык катнашучыларга дипломнар, сертификатлар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чарада мәгариф идарәсе вәкилләре, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе, сәнгать белгече, сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Баки Урманче исемендәге Премиясе лауреаты Горюнова Нина Михаил кызы, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Друк Владимир Василий улы, Лениногорск муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Храмов Игорь Петр улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International