Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә бала тууы теркәлде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Гаилә көне уңаеннан Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә бала тууы теркәлде. Ул 2023 нче елның 4 май көнне туган Зарипова Самира Тәлгәт кызы. Самира әтисе Тәлгәт Рөстәм улы һәм әнисе Румия Рәмис кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина танталы рәвештә Самираның әтисен һәм әнисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International