2023 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда дистәләгән еллар бергә яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәребез һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләү.
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Әхмәтшин Алмаз Сәлим улының котлау адресларын һәм истәлекле бүләкләрен дүрт пар алтын юбилярлар алды.