Минзәлә районы Гөлек авылында яшәүче Сафиуллинар гаиләсе тимер туйларын билгеләп утте

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Минзәлә районы Гөлек авылында гаилә ныклыгын, бердэмлеген саклап куп еллар бергә мәхәббәт һәм аңлашу белэн яшэгэн парлар күп. Шундый гаиләләрнең берсе-Сафиуллиннар гаиләсе. Гөлек егете Әхмәтябир белэн Бикбау кызы Фәүзиянең гаилә корып яшәуләренә 2 июньдэ 65 ел тулды. Сафийллиннарны шушы матур юбилей белән котларга район башлыгының аппарат җитәкчесе Аида Биктимирова, авыл җирлеге җитәкчесе Эльмира Аксюкова, туганнары килделәр.  4 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерэлэр. Балалар инде узләре гаиләле. Бугенге көндә бик бәхетле әби белэн бабай алар:7 оныклары,11 оныкчыклары бар, янәшәләрендә шатлыкларын уртаклашучы, кайгы –хәсрәтләрен булешуче һәм таяныр дуслары, туганнары, балалары, оныклары, куршеләре бар. Киләчәктә дә шулай балалар, туганнар, якыннар янәшәсендә аларның куңел яктылыгын , җан җылысын тоеп, тигезлектә , саулыкта яшәргә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International