2023 елның 02 июндә милли мәдәният һәм традициялар елы кысаларында Нурлат районы ГХАТ бүлегендә яшь пар Алексеев Владислав Юрий улы белән Кириллова Снежана Вячеслав кызың никах тантаналы рәвештә теркәлде. Яшьләрне музыкаль сәламләү белән «Росинка»чуаш җыры ансамбле каршы алды. Никахны теркәү эчкерсез һәм күңелле килеп чыкты, чөнки һәр культурада гаилә төп кыйммәт булып тора.
«Этно-свадьба» проекты 2021 елда старт алды, аның төп бурычы телне саклау гына түгел, ә халык традицияләрен үстерү, аларны буыннан-буынга тапшыру. Никахны теркәү тантанасы тәмамлангач, Алексеевларның яшь гаиләсе әти-әниләреннән һәм күпсанлы кунаклардан үгет-нәсыйхәт сүзләрен кабул итте.