2023 елның 02 июнендә Арча шәһәрендә «Нечкәбил» республика конкурсының зона туры узды.
«Татарстан - ныклы гаиләләр территориясе» акциясе кысаларында гаилә тормышы юбилярлары: «алтын» юбилярлар Галимҗановлар Мәхмүт Мөхәммәтхан улы һәм Әлфия Васиевна гаиләсен һәм «рубин» юбилярлар Вафиннар Фәрит Хәйер улы һәм Рәмзия Рамазан кызы гаиләсен хөрмәтләделәр. Юбилярлар мәхәббәт һәм тугрылык, актив тормыш позициясенең лаеклы үрнәге булып тора.
Юбилярларны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Гатиятов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина һәм Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, «Ныклы гаилә» партия проектының иҗтимагый советы рәисе И. П. Жуйкова сәламләделәр һәм котладылар.
Арча районыннан Гаптелбаровлар Диләрә һәм Рөстәм гаиләсе чыгыш ясады. Аларга конкурсның республика этабында катнашудан уңышлар, уңай эмоцияләр телибез!