Мамадыш ГХАТ бүлегендә җәйге парлар белән очрашулар уза

2023 елның 3 июне, шимбә

Җәй туйлар һәм тантаналы теркәлүләр сезонын ача. Мамадыш ГХАТ бүлеге җәйге сезонга никахлашу өчен 50гә якын гариза кабул итте. Җәйге кияүләр һәм кәләшләр репетицияләргә һәм килеп туган сорауларга җавап ишетергә инде килә башлады. Яшьләр ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Альфатовна белән булачак никахлашу тантаналарының сценарийлары турында зур кызыксыну белән фикер алышалар. Яшьләрнең барлык теләкләре дә исәпкә алына, чөнки һәр теркәлү – зур яңа гаилә тарихының башы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International