Мамадыш ГХАТ бүлеге май аена нәтиҗәләр ясады

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге агымдагы елның май аена йомгак ясады. Елның иң чәчәкле һәм иң хуш исле ае безнең районга 9 бала бүләк итте: 5 малай һәм 4 кыз. Бер бала әти - әнисе өчен беренче бала, ике бала - икенче, алты бала-өченче. Иң яшь әнигә 18 яшь тулган, ә иң яшь әтигә 26 яшь. Иң олы анага -  38 яшь, ә иң олы атага - 52 яшь.

Май ае безне түбәндәге исемнәр белән сөендерде: Риназ, Эльдан, Мирон, Данил, Ранель, Эльза-Элеонора, Милан, Малика, Галия.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 туу турындагы акт «Бала тууы» суперсервисы аша рәсмиләштерелгән. Әлеге суперсервис балага документларны бер электрон гариза белән рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International