1956 елның 9 май - Җиңү көнендә, Князевлар Николай Максимович һәм Мария Ивановна гаиләсе туа. Быел алар таш туйларын - 67 ел никахлашуны бәйрәм итә.
Бәхетле никахта Николай Максимович һәм Мария Ивановна ике кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярларны котларга ике оныгы һәм ике оныкчыгы килгән.
Князевлар гаиләсе яшьләр өчен тату гаиләнең менә дигән үрнәге!
Кама Аланы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Әлфия Хаппанова Князевлар гаиләсен юбилее белән котлады, аларга мактау акты һәм истәлекле бүләк тапшырды.