Бүген МКУ белгечләре шәһәрнең ГХАТ идарәсен «Суперсервис»функционалы аша беренче тапкыр тууны теркәделәр. Шулай итеп теркәлгән беренче бала София Слепцова булды. София Виталий Алексей улының һәм Гүзәл Миргасим кызының яшь гаиләсендә икенче бала.
Әти-әниләрне кызлары тууы белән котлыйбыз. Ә Софиягә - бәхет, сәламәтлек, иҗади, актив бала булып үссең!