2023 елның 9 маенда Балык Бистәсе яр буенда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә кунаклар һәм район халкы катнашты. 2023 елның 9 мае алдыннан 55 һәм 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән гаиләләрне котладылар. Нестеровлар гаиләсе Ларион Дмитриевич һәм Зоя Петровна, Олы Кульга авылында яшиләр, Мозохиннар гаиләсе Владимир Григорьевич һәм Вера Николаевна, Балык Бистәсендә яшиләр. Шулай ук Шигаповлар гаиләсе Илназ Зөлфәт улы һәм Зөлфия Фәнис кызы чакырылган иде. 9 Май алдыннан Шигаповлар гаиләсендә бик мөһим һәм матур вакыйга була, кыз бала туа, Гөлназ дип исем кушалар. Бу гаиләдә өченче бала.
Гаиләне район башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова котлады. Сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, истәлекле бүләкләр һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасы искиткеч концерт белән дәвам итте, ә ахырында барлык кунаклар һәм район халкы беркемне дә битараф калдырмаган салютны күрделәр.