Саба районы ГХАТ бүлегендә "Һәр гаилә-ул бөтен дөнья!» дип аталган Халыкара гаилә көненә багышланган очрашуга әзерлек эше бара

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Саба районы ГХАТ бүлегендә "Һәр гаилә-ул бөтен дөнья!» дип аталган Халыкара гаилә көненә багышланган очрашуга әзерлек эше башланды. Очрашу «Яшь гаилә мәктәбе» проекты кысаларында үткәреләчәк. Анда Саба районында яшәүче, әле 2022 яки 2023 нче елда гына гаилә корган яшь гаиләләр катнашачак. Чараның төп бурычлары: яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, үзара аңлашуга һәм татулыкка нигезләнгән ныклы гаиләләр булдыру, аларны саклау, бала тәрбияләүнең кыйммәтле тәҗрибәсен дәвамлы итү, яшь гаиләләргә теләктәшлек белдерү, ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International