Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә беренче тапкыр «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә бала теркәлде

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Сервис кысаларында Бала тудыру йортларындагы табиблар ата-аналарга медицина таныклыгын электрон рәвештә рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Бу таныклык һәм санлы портал профиле мәгълүматлары туу турындагы гаризаны тутыру өчен кулланыла. Ата-аналарга белешмәләрне расларга, балага исем һәм ЗАГС органын сайларга кала, ул соңыннан тууны ата-аналарсыз теркәячәк. Герблы туу турында таныклык ата-аналарның шәхси мөрәҗәгате нигезендә, соңрак ГХАТ бүлегендә тапшырыла. 

Теләче районында гомер итүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсе беренчеләрдән булып суперсервис ярдәмендә яңа туган сабыйларын теркәделәр. Сабыйга матур Ильвина исемен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International