Казан шәһәре ГХАТ идарәсенең Идел буе районы бүлегендә, Җиңү көне бәйрәме алдыннан, яшь парлар һәм аларның кунаклары «Хәтерлибез, горурланабыз!» исемле стенд төзүдә катнаштылар. Никахлашуларын дәүләт теркәве алдыннан яшьләр стендка Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фотоларын урнаштырдылар. Барлык яшь парларга Георгий тасмалары тапшырылды.
Бу бәйрәм илебез өчен бик мөһим. Бу көнне илебезнең тыныч куге үз гомерләрен биргән сугышчыларга рәхмәт әйтү һәм инде исән булмаганнарны искә алу гадәти хәл. Без аларны хәтерләгәндә - алар исән!