2023 елның 05 маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, Нурлат яшь парлары Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
- Безнеңчә, бүген тыныч күктә болытлар йөзүен күзәтеп торыр өчен, үлгәннәрне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Туганнар каберенә чәчәкләр салып, без тормышыбызга шатлана, җырлый, бии, дуслаша һәм ярата алганыбыз өчен «рәхмәт» дип әйтәбез,- диде яшь гаилә Абзәлимовлар Рамир һәм Эльвина.