Әгерҗе районында Җиңү көне алдыннан сугыш чоры балалары- гаилә тормышының түгәрәк датасын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр.
Роберт Сөнгать улы һәм Миннеҗиһан Лотфулла кызы Хуҗиннарны бергә яшәүләренең 59 еллыгы белән кайнар котладылар. Юбилярлар үзләренең гаилә тормышы хатирәләрен яңартулар һәм иңне - иңгә куеп, бәхетле гомер кичерүнең никадәрле кадерле булуы турында сөйләделәр. Тормыш авырлыкларына бирешмичэ, үзара аңлашып, Роберт Сөнгать улы Миннеҗиһан Лотфулла кызы белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 оныгы һәм 1 оныкчыгын тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
ГХАТ башлыгы Гайфуллина Гөлнара һәм Әгерҗе районы башкарма комитеты эшләре идарәчесе Марс Гатауллин юбилярларны истәлекле көннәре белән тәбрик итеп, Әгерҗе районы Башлыгы вазифасын башкаручы Ямалиев Илфат Ильяс улы исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.