Җиңү Көне бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшырылды

2023 елның 6 мае, шимбә

Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле  паспортлар тапшыру чарасы узды.  Бөек Җиңү Көне алдыннан 6 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды. Балаларга Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!”   акциясе турында сөйләп, Совет халкының җиңү символы - Георгий тасмасы тапшырылды.

Яшьүсмерләрне Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе И.Г.Садовников ветеран Х.М.Зайнагутдинов җылы котладылар.

Абдуллина Руфина башкаруында сугыш еллары җырлары бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International