Балтач ГХАТ бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе узды

2023 елның 6 мае, шимбә

Җиңү көне бәйрәме якынлашкан көннәрдә Рәсәебезнең барлык шәһәрләрендә “Георгий тасмасы” акциясе колач җәя. Бөек җиңү көненең зур танылу алган символы – Георгий тасмасы, Изге Георгий орденына, Георгий тәресе һәм Георгий медаленә беркетелгән. Шулай ук әлеге тасманы рус император гвардиясе һәм Георгий флагы белән бүләкләнгән корабль матрослары үзләренең баш киемнәренә дә такканнар.  Бүген, 05 май көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендэ килүчеләрнең барысына да Георгий тасмасы тапшырылды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 78 еллыгы кысаларында узды. Акциягә яшь парлар да бик теләп кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International