2023 елның 1 июнендә «Казан» Гаилә үзәгендә «Минем гаиләм – минем байлыгым» Республика рәсем конкурсында катнашкан Казан шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина катнашты.
Конкурсның финал этабында Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 160тан артык бала катнашты, шуларның 10ысы өч яшь төркемнәрендә җиңүче дип танылды.
Кече яшь төркемендә (7-10 яшь):
1 дәрәҗә лауреат - Тимирова Щ.Е. (Лениногорск муниципаль районы);
2 дәрәҗә лауреат - Фәхриева Э.И. (Әлки муниципаль районы);
3 дәрәҗә лауреат - Хуҗина Я.Ф. (Теләче муниципаль районы).
Урта яшь төркемендә (11-14 яшь):
1 дәрәҗә лауреат - Никащева Э.Р. (Әгерҗе муниципаль районы);
2 дәрәҗә лауреат - Кузнецова В.С. (Лениногорск муниципаль районы);
3 дәрәҗә лауреат - Ушкова К.А. (Алабуга муниципаль районы).
3 дәрәҗә лауреат - Степанова В.Щ. (Чистай муниципаль районы).
Өлкән яшь төркемендә (15-18 яшь):
1 дәрәҗә лауреат - Аттина К. (Чүпрәле муниципаль районы);
2 дәрәҗә лауреат - Метлушка Д. (Казан шәһәре);
3 дәрәҗә лауреат - Фазылҗанова И. (Әтнә муниципаль районы).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста актив катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерәбез!