1 июнь – Халыкара балалар көне уңаеннан Теләченең Үзәк паркында балалар өчен махсус бәйрәм чаралары булып узды. Иң элек балаларны бәйрәм белән район башлыгы Н.Н.Хазипов тәбрикләде.Үзенең чыгышы азагында ул республикакүләм “Минем гаиләм-минем байлыгым” рәсем бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде.
Әлеге бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп аркан тарттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм башка кызыклы уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.
Ел саен бу көнне Теләче ял паркына килгән балаларга бушлай туңдырма өләшенә. Мөгаен балалар өчен иң сөенечлесе шушыдыр.