1 июньдә Сарман авылының үзәк ял паркында «Без –табигать балалары» балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин балаларны һәм кунакларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Чара барышында «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Республика рәсем конкурсының финал этабында катнашучыларны бүләкләү булды. Чара «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы, педагог һәм остаз елы кысаларында узды.