2023 елның 13 маенда Чистай бала тудыру йортында тантаналы рәвештә тууны теркәү узды. Чистайда яшәүче гаиләсендә уллары туды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова һәм ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева гаиләне бәхетле көннәре белән котладылар.
Илмира Ярмушева шулай ук Халыкара гаилә көне белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләде.