2023 елның 5 ае өчен тууны дәүләт теркәве статистикасы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 5 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 75 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 38е малайлар һәм 37е кызлар. Яңа туган сабыйлар структурасы буенча 21 бала - беренче, 22 бала - икенче, 18 бала-өченче, 14 бала-дүртенче һәм аннан да күбрәк. 12 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 5 акт төзелгән.

Никах статистикасы күрсәткечләренә күчкәндә, ел башыннан бирле 46 парның никах берлеген имзалар белән ныгытуын билгеләп үтик. Никах статистикасы аерылышу саннары белән капланган, никахны өзү турында 57 акт теркәлгән.

Ел башыннан 6 граждан фамилия, исем яки ата исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. 244 үлем турында акт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15кә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International