Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза. 01июндә балаларны яклау көнендә никахлашу сараенда ун гаиләне 2023 елның апрель аенда туган сабыйлары белән котладылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне беренче балалары белән дә, күп балалы гаиләләр статусына күчүе белән котлады. Сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында скрипкачыларның музыкаль номеры күңелле бүләк булды.