2023 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 757 яңа туган бала теркәлде, шуларның 10 пар игезәкләр.
Яңа туган балаларның гомуми теркәлгән саны: 398 малай һәм 359 кыз. 91 балага карата ата булу ачыкланган.
2023 елның 5 май аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 311 пар никахларын теркәгән. Аларның күбесе тантаналы шартларда үтте. Ел башыннан алып 5 ай дәвамында 68 граждан фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. 2023 елның 5 ай дәвамында 956 үлем турында акт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 гә кимрәк.