Гаилә-бәхет ачкычы

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

2023 елның 17 маенда Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә "Ак калфак" берләшмәсе тарафыннан «Гаилә - бәхет ачкычы» дип аталган гаилә көненә багышланган искиткеч очрашу узды.

Бәйрәмдә җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрит Мөзип улы Галимов, хакимият аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов, шәһәр һәм район мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Киямов, ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева һәм»Ак калфаклар " гаилә әгъзалары катнашты

Очрашу бик дус һәм күңелле атмосферада узды. Гаиләләр белән җыелдык. Балаларны, оныкларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үсеп килүче буынга милли мәдәният һәм дин үсешенә ярдәм итүче гаилә традицияләрен, нигезләрен сеңдерү кирәклеге турында сөйләштеләр.

Очрашуның иң тантаналы мизгеле булып гаилә тормышы юбилярларын: Киямовлар (фарфор туй 20 ел) һәм Әхмәтвәлиевлар (сапфир туй 45 ел) гаиләләрен хөрмәтләү булды. Ир белән хатын котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр, шулай ук мактаулы юбилярлар китабына имзалар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International