Бүген Баулы шәһәренең төп мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иҗат һәм кояш бәйрәме узды. Балалар һәм яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган иҗади конкурс-фестивальнең Гала-концерты, мастер-класслар, мольбертларда рәсемнәр конкурсы, төрле уеннар уздырылды.
Район башлыгы Гүзәеров Ильяс Исмәгыйль улы барлык балаларны бәйрәм белән котлады һәм яшь баулыларга паспортлар һәм республика конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. ГХАТ бүлеге башлыгы Мурсалимова Сирена Тимерхановна «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсының финал этабында катнашкан өчен Гудкова Ульяна, Дәүләтова Камилла, Шәмсетдинова Миланага дипломнар тапшырды.