Мәктәп шалтыратулары яңгырады, уку елы тәмамланды, дәреслекләр тапшырылды - алда җәйге каникуллар! Җәй көне балалар ял итәргә генә түгел, эшкә урнашырга да мөмкинлекләре бар. Ел саен шәһәрнең ГХАТ идарәсендә 14-18 яшьлек укучылар эшкә килә.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Идарә башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Тантаналар сарае буйлап бер ай буе биредә эшләячәк балаларга экскурсия үткәрде. Экскурсиядә укучылар идарә хезмәткәрләренең көндәлек эшләрендә нәрсә белән шөгыльләнүләрен, дәүләт органында нинди хезмәтләр алырга мөмкинлеген белделәр. Балалар тантаналы залларны, хезмәткәрләрнең эш кабинетларын һәм "ГХАТ йөрәге" идарәсе архивын күрделәр.