15 майда, Халыкара Гаилә көнендә, Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Сәгыйтова Гүзәлия Ислам кызы балалар өчен Сарай буйлап экскурсия үткәрде һәм ГХАТ органнары эше турында сөйләде
Җавап итеп безнең кунаклар үз гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар биремнәрне шатланып башкардылар, сорауларга җавап бирделәр, хәрефләр эзләделәр һәм финалда "Семья" сүзен төзеделәр