Биеектау районы Айбаш авылыннан Субаевларның алтын туйлары

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Илле ел элек Биектау районы Айбаш авылында Субаевлар гаиләсе туа. Җитмеш яшьлек чиген үтеп, ирле-хатынлы Равил Шамилович һәм Бибинур Маннаповна алтын туйны каршылыйлар. Равил Шамил улы Айбаш мәктәбендә укытучы булып эшли, «Урал» колхозында партия оешмасын җитәкли, лаеклы ялга чыкканчы соңгы елларда авыл советы рәисе була. Хатыны Бибинур Маннап кызы озак еллар җирле почта бүлекчәсендә эшли. Ирле-хатынлы Субаевлар 3 бала үстереп, 5 оныкның уңышларына шатланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International