Халыкара гаилә көне алдыннан, 2023 елның 13 маенда Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Гаилә бәйрәме - Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Беренче паспорт алу - яшьләр тормышында мөһим вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен яңа чор, үсү һәм мөстәкыйльлек чорын билгели, чөнки паспорт - теләсә кайсы илнең гражданины шәхесен раслаучы юридик документ.
Бу көнне яшь гражданнарга беренче паспортның барлыкка килү тарихы, аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Паспорт белән бергә һәр балага илнең Төп Законы – Россия Федерациясе Конституциясе брошюрасы тапшырылды.
Якыннарының һәм туганнарының, балаларның ата-аналарының мондый бәйрәмнәрдә бергә катнашуы гаилә байлыгына әверелә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә.