12 майда Чистай үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә сабый көтүче хатын-кызлар катнашында чара узды.
Булачак әниләр белән ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева, Чистай үзәк район хастаханәсенең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Диана Шигапова, хатын-кызлар консультациясе мөдире, табиб акушер-гинеколог Гөлнара Карлышева, табиб акушер-гинеколог Евгения Иванова әңгәмә кордылар.
Очрашу күңелле һәм бәйрәмчә булды.
Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева булачак әниләрне «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы сервисы мөмкинлекләре, бала туу турында таныклык алуга гаризаның электрон төре белән таныштырды. Шулай ук тулы гаилә кору, никахны теркәү, әтине билгеләү мөһимлеге турында сөйләде.