Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2023 нче елның 50 нче баласын теркәу тантанасы уткәрде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

2023 нче елның 22 май көнендә тантаналар залында Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2023 нчы елның 50 нче баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Нургалиев Айрат Илгизәр улы хәм әнисе - Нургалиева Ләйсән Филарис кызы икенче балалары кызларына Аида исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны кызлары туу уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International