2023 елның 25 апрелендә шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы булды. Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Булановага һөнәри эшчәнлектәге уңышлары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Алабуга муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Римма Павловнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа сәламәтлек, иминлек, уңышлар, һөнәри эшчәнлектә яңа казанышлар телибез!