2023 елның 24 апрелендә Шәһәр мәдәният йортында җирле үзидарә көне бәйрәме билгеләп үтелде. Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Әхмәтшин Алмаз Сәлим улы муниципаль хезмәт ветераннарын котлады. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең баш белгече бу структурада 38 елдан артык лаеклы хезмәт куйган Шәфыйкова Гөлнур Исхак кызы да бар.