Дистәләгән еллар дәвамында Җиңү көне илебез тарихы өчен иң әһәмиятле һәм иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып тора.Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, үзенең фаҗигале эзен калдырды.
Бөек Ватан сугышының күп геройлары бүгенге көндә дөньяда юк инде. Әмма без аларны искә алып, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, кояшлы көннәр бүләк иткән өчен аларга баш иеп, рәхмәт әйтергә тиешбез!
Яшь парлар өчен Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре "Мин хәтерлим - мин горурланам" дигән акциясен оештырдылар. Алар үзләренең ата-бабаларының тормышлары һәм батырлыклары белән уртаклаштылар.
Яшьләргә истәлекле бүләк итеп "Без җиңдек!» дип язылган сумкалар тапшырдылар.