Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды һәм яшь парлар белән бергә Никахлашу сарае тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәделәр.
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Бөтен ил өчен бөек көндә кешеләрне якынайта торган акциягә кушылырга тәкъдим итәбез.