Апас муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә “Гаилә алып бару” дәресе

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген 15 майда Халыкара гаилә көне уңаеннан   Апас урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары  районның ЗАГС бүлегенә “Гаилә алып бару” дәресенә килделәр. Биредә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар. Шулай ук гаилә кору серләре, дуслык-татулык нигезләре турында сөйләштеләр. Архив документлары белән һәм “Минем гаиләм-минем байлыгым” рәсем күргәзмәсе белән дә бик теләп танышты алар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International