«Яхшы теләкләр хаты» үз адресатына килеп иреште

2023 елның 12 мае, җомга

«Яхшы теләкләр хаты» акциясе Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан инде дүртенче ел үткәрелә. Туй көнендә яшь гаилә Шәйхетдинов Айнур һәм Регина туй көненнән соң беренче булып ГХАТ бүлегендә теркәлгән балага сюрприз ясарга карар итәләр. Бәхетле яшь пар үз тормышларының бәхетле мизгелен башка бәхетле гаилә белән уртаклаштылар. Еваның әти-әнисе өчен бөтенләй таныш булмаган гаиләдән бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Яңа туган баланың әтисе һәм әнисе яшьләргә мәхәббәт, татулык һәм, әлбәттә, сәламәт балалар, озын гомер теләделәр. Теләге булган һәркем Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «яхшы теләкләр хаты» калдыра ала һәм ГХАТ бүлеге белгечләре аны яңа туган балага тапшырачак. Балаларны яхшы теләкләр һәм кечкенә сюрпризлар белән сөендерергә ашыгыгыз һәм безнең дөнья игелеклерәк булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International