15 майда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәдәният йортының тантаналар залында Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Монда бай гаилә тәҗрибәсе булган гаиләләр җыелган. Бу гаиләләрнең барысы да бер-берсенә охшамаган. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: алар барысы да көчле һәм бәхетле.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, иң кадерлесе һәм иң кирәклесе. Һәр гаиләнең нигезен мәхәббәт, дуслык һәм үзара аңлашу тәшкил итә. Һәр гаиләдә иминлек хөкем сөрсен, бер – берегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез, - диде Светлана Самонина.
Бүләкләү тантанасы Шәйхуллиннар гаиләсеннән Зәйтүн Лотфулла улы һәм Рәйсә Шәрифҗан кызы башланды. Алар 61 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, лаеклы эшчеләр, матур уллар тәрбияләгәннәр, икесе дә авыл хуҗалыгының атказанган хезмәтчәннәре. Дым-Тамак авылыннан бәйрәмгә Садыйковлар гаиләсе килде. Марс Әгзам улы һәм Глүзә Тимершәех кызы 50 ел бергә яшиләр. Бүгенге көндә алар оныкларын кайгыртып һәм шатланып яшиләр. Чарада Урыссу бистәсеннән Евстафьевлар гаиләсе катнашты. Алар хезмәт династиясен дәвам итүчеләр, аларның «Электросоединитель» заводында гомуми хезмәт стажы 60 елдан артык исәпләнә.
Илебездә социаль сәясәтнең бер юнәлеше булып демографик хәлне яхшырту санала. Шуңа күрә күп балалы гаиләләр һәрьяклап хуплана. Сөләймановлар гаиләсе-күп балалы гаиләнең ачык мисалы. Алмаз Айдар улы Һәм Ольга Вячеславовна алты бала тәрбиялиләр. Аларның гаиләсендә 5 кыз һәм 1 ул үсә. Бу гаилә башкалар өчен үрнәк. Без аларның бәхетле кешеләр икәнен күрәбез, һәм бу бәхет алар белән гомер буе булсын!
Быел балалар һәм яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләре, гаилә институты төшенчәсен формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Минем гаиләм – минем байлыгым» дигән темага республика рәсем конкурсы үткәрде. Район этабында 36 эш катнашты. Мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Александрович Абрамов һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхретдинова конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.