Баулы районында гаилә бәйрәме

2023 елның 21 мае, якшәмбе

Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Карибуллиннар гаиләсе  “алтын” туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә - кеше тормышында иң мөһиме икәне һәркемгә мәгълүм. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә. Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур.

Бүген авыл мәдәният йорты һәм Томбарлы авылы җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре шундый бик матур, үрнәк, юбиляр гаиләдә кунакта булдылар. Юбилярларны котларга "Берлек" җәмгыяте җитәкчесе белән берлектә хезмәттәшләре дә килгән иде. Сәйрин абый колхозда икътисадчы, Фәүзия апа башта агроном, аннан 38 ел бухалтер булып эшләгән.Берсеннән берсе чибәр ике кыз үстереп, башлы күзле иткәннәр.Сәйрин абый авыл мәдәният йортында узган барлык чараларда да актив катнаша, оста гармунчы да. Мәчеткә йөри, бер генә коръән ашы да аннан башка узмый дияргә була.

 Бәхетле гаилә инде 50 ел иңне-иңгә терәп, мәхәббәтләренә тап төшермичә чөкердәшеп гомер итәләр. Барлык котлаучылар да үрнәк гаиләгә соклануларын белдереп, матур теләкләрен җиткерделәр.Мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән музыкаль бүләк гаилә бәйрәмен тагын да җанландырып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International