2023 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт юбилярларны хөрмәтләү булып узды. Салихҗан Шәрип улы һәм Любовь Сейльда кызы 55 ел таңны бергә каршы алалар, кояш баюын озаталар, җиңүләрне һәм казанышларны бәйрәм итәләр, бер-берсен катлаулы мизгелләрдә хуплыйлар. Шакировлар гаиләсе тормыш һәм язмыш әзерләп куйган барлык киртәләрне узып, үз куллары белән төзегән тормыш үрнәге булалар. 55 ел яшәгән Шакировлар мәхәббәтнең барлыгын төгәл беләләр. Һәм ул аларның гаиләсендә күп еллар яши.