ГХАТ идарәсе белгеченең педагогларның күчмә киңәшмәсендә катнашуы

2023 елның 28 апреле, җомга

ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Закирова Гөлназ Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмаларында «Гаиләчелек» курсын алып баручы укытучылар киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен «Олы Афанас урта мәктәбе» укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр. Гөлназ Илдус кызы «Яхшы гадәтләр әлифбасы» дәресендә булды, анда укучылар җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.

Республика һөнәри осталык бәйгесендә катнашу өчен, семинарда катнашучылар методик эшләнмәләр өчен бик күп кызыклы фикерләр алдылар. Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Никахлашу сараенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International