ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама бала тудыру йортында туу турында таныклык тапшыру тантанасын үткәрделәр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрельдә Россиядә Кызлар көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде, ләкин инде күпләр өчен популяр һәм яраткан булып өлгерде. Бәйрәм көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама бала тудыру йортында туу турында таныклык тапшыру тантанасын үткәрделәр.

Фиргать һәм Ирина Закировлар гаиләсендә көтеп алган кызлары туган. Ата-аналар кызына Әминә дигән матур көнчыгыш исемен бирделәр, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «дөрес», «намуслы» дигәнне аңлата. Күп кунаклар арасында Әминәне каршы алырга олы абыйсы Матвей һәм апасы Зәлинә дә килделәр.

Бу истәлекле вакыйга белән Закировлар гаиләсен котларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ульданова Чулпан Анасовна килде. Котлау чыгышыннан соң аларга “Бала сандыгы” исемле тартма бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International