Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда балаларда гаилә бердәмлеге хисе тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре турында белемнәрне киңәйтү максатыннан шәһәр укучылары өчен экскурсия - лекция узды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Лилия Ягфар кызы Хәбибуллина МАОУНЫҢ "Гимназия № 77" 10 сыйныф укучылары өчен һәм МАОУНЫҢ "ЛИТ № 36" 8 сыйныф укучылары өчен дәүләт бүләкләре тапшыру, исем кушу, юбилярлар туйлары, паспортлар тапшыру кебек чаралар турында сөйләде. Әйдәп баручы белгече Резеда Шамил кызы Гарифуллина балаларны Тантаналар сарае бинасы буйлап уздырды.