2023 елның 23 мартында ТНВ телеканалының туры эфирында «Точка опоры» ток-шоуының яңа чыгарылышы узды: «Аерылышулар буенча антирекорд: ни өчен?».
Студиянең кунагы - Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова.
Тапшыруда гаиләләрдәге каршылык темасы кызу тикшерелде, бу хәлдә кем күбрәк зыян күрә һәм ничек моңа каршы торырга мөмкин дигән темаларга фикер алышынды.