Биектау районының Шәпше авылында Фидаил һәм Роза Нигъмәтҗановлар гаиләсе яши. Шушы көннәрдә алар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Аларның беренче туйлары һәм зөбәрҗәт туй арасында 55 ел ара үткән. Шул ук вакытта үткән еллар бәхет, бер-берең турында кайгырту белән тулы. Кызганычка каршы, ярты гасырдан артык бергә яшәү бәхетенә ирешкән гаиләләр күп түгел. Роза апа балачактан ук чәчәкләр ярата. Бу очрак нәкъ кешенең исеме җанына туры килгән очрак. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә туганнары аңа һәрвакыт чәчәкләр бүләк итәләр, ул аларны рәхмәт белән кабул итә. Фидаил абый Һәм Роза апа колхозда, терлекчелектә эшләгәннәр. Биш бала үстереп, бүген оныкларына шатланып яшиләр.