2023 елның 22 март көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Балаларны котларга һәм аларга мөһим документ тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге вәкилләре, әти-әниләре һәм якын туганнары килде.

Хөрмәтле кунаклар балаларга паспортка сакчыл караш һәм дәүләтебезнең көче - илнең бөек тарихын хөрмәт итүдә икәнен истә тотуларын тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар илнең төп законы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Яшь балтачлылар Россия Федерациясе гражданының беренче документын гына түгел, «Бердәм Россия» нең җирле бүлегеннән истәлекле бүләкләр дә алдылар. Яшьләрне беренче паспорт алулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International