Бүген Казан шәһәренең 8 баласы өчен үзенчәлекле көн – гражданлык җитлеккәнлеге чорына кергән, Россия Федерациясе гражданины паспорты бирелгән көн. Тантаналы чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Казан» гаилә үзәгендә узды.
Балаларга котлау сүзләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча 7нче «Гагаринский» полиция бүлеге идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Марина Черемисова мөрәҗәгать итте. Паспорт алу – олы тормышка беренче, җитди адым диде ул. Бирелгән документка сак карарга, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүне теләде.
Тантаналы чара ахырында гомуми фотография төшерелде. Балалар илһамланып, шатланып беренче документларын – Россия Федерациясе гражданины паспортын кулларына тотып «Казан» гаилә үзәгеннән таралыштылар.